+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 ноябрь 2023, 06:30

"Глуховская" подстанциясе яңартыла

Проектны гамәлгә ашыру Транссебер юнәлешендәге юлның үткәрү сәләтен арттырачак.

"Глуховская" подстанциясе яңартыла"Глуховская" подстанциясе яңартыла
"Глуховская" подстанциясе яңартыла

"Русия тимер юллары" компаниясенең филиалы – Куйбышев тимер юлларының иң зур подстанцияләренең берсе булган Глуховская станциясендә яңа җиһазларны файдалануга кертү буенча төзелеш-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланды.

Әлеге проект Транссебер магистрале юнәлешендә урнашкан Куйбышев тимер юлының мөһим участогында йөк поездларын, шул исәптән югары массалы поездларны, электр белән ышанычлы тәэмин итәчәк. Моннан тыш, яңа җиһазлар йөк поездлары арасындагы (12 минуттан 8 минутка кадәр) перегоннар интервалын кыскартуны тәэмин итәргә һәм әлеге участокта үткәрү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа электр җиһазларының хезмәт итү срогы озайтылган (30 елга кадәр) һәм эксплуатация хәвефсезлеге арттырылган.

Фото: "Русия тимер юллары" компаниясенең филиалы – Куйбышев тимер юлларының матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас