+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Декабря 2023, 16:51

Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә фотовидеотеркәүнең 1 827 комплексы эшли. Бу күрсәткеч буенча төбәк Русиядә лидерларның берсе булып тора. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Транспорт сәгате" форматындагы киңәшмәдә «Юл хәрәкәтен оештыру үзәге» җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илья Крюков хәбәр итте.

Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?
Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?

Бу елның 1 декабренә әлеге комплекслар ярдәмендә 2,3 миллиард сумлык 6 миллионнан артык административ хокук бозу теркәлгән. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, төзүгә һәм хезмәтләндерүгә тотынылачак. Моннан тыш, камералар урнаштыру юл йөрү тәртибен формалаштыруга һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ярдәм итә.

Агымдагы елның 11 аенда юллар чатында 286 меңнән артык хокук бозу теркәлгән, шул исәптән 198 мең очрак - стоп-линияне үтеп туктау, 82 мең очрак - светофорның кызыл сигналын, хәвефсезлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу.

Илья Крюков билгеләп үткәнчә, мондый комплекслар урнаштыру юл тыгыннарын киметергә, җәяүлеләрне бәрдерүне һәм юл-транспорт һәлакәтләренең башка төрләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас