+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 декабрь 2023, 17:31

Радий Хәбиров “Белем” җәмгыятенең күзәтү советын җитәкләде

Бүген Русия «Белем» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең гомум җыелышы узды. Чарада җәмгыять әгъзалары төбәк бүлекчәсенең күзәтчелек органын булдыру мәсьәләсен тикшерделәр һәм бертавыштан аның рәисе итеп Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны сайладылар.

Радий Хәбиров “Белем” җәмгыятенең күзәтү советын җитәкләдеРадий Хәбиров “Белем” җәмгыятенең күзәтү советын җитәкләде
Радий Хәбиров “Белем” җәмгыятенең күзәтү советын җитәкләде

- «Белем» җәмгыяте республика территориясендә яшьләрне агарту буенча актив эш алып бара. Күзәтү советы булдыру - безнең Башкортстан халкының тәрбия-белем бирү процессында катнашучыларның тырышлыкларын берләштерү, - дип ассызыклады Хакимият җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев.

Күзәтчелек советы дәүләт хакимияте, урындагы үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни, мәгариф һәм башка оешмаларның Русия «Белем» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерүгә бәйле мәсьәләләрне карауда үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатларында оештырылган киңәшмә органы булып тора.

Фото: «Белем» Русия җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас