+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2023, 22:30

Радий Хәбиров Уфа күппрофильле һөнәри колледжында булды

Төбәк җитәкчесе Уфа күппрофильле һөнәри колледжы (УМПК) эшчәнлеге белән танышты һәм аның базасында һөнәри белем буенча Республика советы утырышын уздырды.

Радий Хәбиров Уфа күппрофильле һөнәри колледжында булды
Радий Хәбиров Уфа күппрофильле һөнәри колледжында булды

Колледж директоры Сынтимер Баязитов сөйләгәнчә, быел биредә төрле белгечлекләр буенча 2 658 студент шөгыльләнә. Алар арасында - санлы мәгълүматны эшкәртү буенча мастер, мәгълүмат системалары һәм ресурслар операторы, парикмахер, тегүче, повар, кондитер һәм һөнәри әзерлекнең башка юнәлешләре.

Уку йорты федераль программаларда актив катнаша, матди-техник базаны ныгытуга акча җәлеп итә. Биредә педагогик хезмәткәрләрнең осталыгын даими арттыру үзәге дә эшли. Ул 2019 елда булдырылган.

Радий Хәбиров программистлар, мәктәп һәм мәктәпкәчә психологлар әзерли торган җиһазландырылган уку кабинетларын карады, шулай ук булачак парикмахерлар, визажистлар, стилистлар һәм поварлар һөнәри осталык ала торган остаханәләрдә булды, студентлар белән аралашты.

- Бүген без гадәттәге Уфа колледжын республиканың көчле күппрофильле белем бирү үзәгенә әверелдерүнең, аның матди базасын ныгытуның, эчтәлеген яңартуның, эш бирүчеләр белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзүнең яхшы үрнәген күрдек, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: