Катнашучыларны Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу ел республика өчен туризм тармагын үстерү ягыннан динамик һәм уңышлы булды.
- Бу сездән башка мөмкин булмас иде, чөнки сез - зур эшне яратып башкаручылар, туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә республиканы үстерүчеләр. Сезнең ярдәмегездә туристлар арасында Башкортстанның танылуы арта. Быел безгә яңа кунак йортлары төзергә, инфраструктураны үстерергә мөмкинлек бирүче федераль акчаларны җәлеп итү буенча зур эш башкарылды, - дип ассызыклады Рөстәм Афзалов.
Чара азагында "Туристлык индустриясе лидерлары-2023" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың иң уңышлы һәм уңган вәкилләре 20 номинациядә бүләкләр алды. Аларның исемлеге сылтама буенча урнаштырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru