+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар , 17:07

"Яңа ел каникуллары. Терра Зима" фестивале старт алды

Быел чара Уфаның Совет мәйданында уза. Биредә бишенче фестиваль үз эшен башлады.

"Яңа ел каникуллары. Терра Зима" фестивале старт алды
"Яңа ел каникуллары. Терра Зима" фестивале старт алды

Исегезгә төшерәбез, TERRA ZIMA – традицион бәйрәм чаралары фестивале, ул Уфада декабрь ахырында-гыйнвар башында уза. Фестивальдә күңелле милли уеннар, йолалар күренешләре белән “Кышкы сабантуй”, чаналар парады, карнавал һәм традицион концертлар уза.

Уфалылар тылсымлы төнне 90нчы еллар йолдызлары - Татьяна Овсиенко, «Павильон» төркеме, «Бишбармак» оркестры, Алтынай Вәлитова, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, «Ант» төркеме, Рөстәм Шаһбалов һәм Darman Project компаниясендә каршы алды.

Татьяна Овсиенко барысын да Яңа ел белән котлады, бәхет, игелек һәм тынычлык теләде. Җырчы тамашачылар белән актив аралашты һәм үзенең күп кенә хитларын башкарды, алар арасында: «Дальнобойщик», «Школьная пора», «Колечко», «Соловьи» һәм русиялеләр яраткан башка җырлар бар иде.

Уфалыларны һәм шәһәр кунакларын котларга шулай ук Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев та килде. Ул барысына да бәхетле Яңа ел, сәламәтлек һәм муллык теләде.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: