+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар , 23:39

Кайсыбер юлларда хәрәкәт чикләнгән

Республикага бураннар килде, шуңа автомобиль юлларында юл хәрәкәтен чикләү гамәлдә.

Кайсыбер юлларда хәрәкәт чикләнгән
Кайсыбер юлларда хәрәкәт чикләнгән

16 гыйнварда 11.00 сәгатькә кадәр йөк һәм пассажир транспорты өчен Башкортстан автомобиль юлларында юл хәрәкәтен чикләү гамәлдә:

- Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасында (15-78 километры);
- Октябрьский-Ярмәкәй трассасында (0-23 километрында);
- Октябрьский-Туймазы трассасында (9-17 километрында);
- Московка-Япрыково-Туймазы автомобиль юлында (2-18 километры);
- Шаран-Төмәнәк автомобиль юлында (15-20 километры).

Сәбәбе: уңайсыз һава шартлары (көчле җил, буран, күрү мөмкинлеге чикләнү). Хәрәкәтнең ачылуы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЮХХДИ хезмәткәрләре башкалабыз урамнарында да, федераль һәм республика юлларында да көчәйтелгән режимда хезмәт итә.
Штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта сез Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ дежур частена 235-84-02, 233-27-31 телефоннары буенча яки Уфа шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлегенә 237-84-80, 237-02-02 телефоннары буенча шалтырата аласыз. Барлык нарядлар, беренче чиратта, юл хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Үзегезне саклагыз!

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: