+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар , 21:30

Уфа юбилеена әзерлек бара

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Шәһәр мохите сәгате»н үткәрде. Көн тәртибендә - республиканың торак пунктларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектлары.

Уфа юбилеена әзерлек бара
Уфа юбилеена әзерлек бара

Киңәшмәнең башында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев шәһәрнең тарихи үзәгендә - Ленин, Карл Маркс, Пушкин, Коммунистик һәм Яңа күпер урамнарын яңартуның "юл картасын" тәкъдим итте. Барлыгы бу максатларга агымдагы елда 1,5 миллиард сум юнәлтергә планлаштыралар. Сүз тротуарларны, урамнарны яктыртуны, йортларның фасадларын, адрес табличкаларын һәм реклама такталарын ремонтлау һәм модернизацияләү турында бара.

Уфаның тарихи үзәген яшелләндерү өчен республика башкаласының юбилеена 450 юкә үсентесе утыртачаклар. Ел саен үткәрелә торган “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында шәһәрнең һәр муниципаль районында агачлар һәм куаклар утыртуны дәвам итәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзүчеләргә 2024 елның көзенә кадәр тәмамланырга тиешле эшләрнең күләме зур булуын ассызыклады.

- "Кунак урамнары" яңартылганнан соң алар хезмәт күрсәтү өлкәсендәге проектларны үстерүгә һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә тарихи биналарның фасадларын бизәүгә аерым игътибар бирү мөһим.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова республиканың торак пунктларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү барышы турында сөйләде. Республика Башлыгы Рәдий Хәбиров шулай ук быел Уфа курчак театры янәшәсендәге скверны, «Курайлы малай» фонтаны янындагы мәйданчыкны һәм Тёплый күле ярындагы парк зонасын төзекләндерү эшләрен төгәлләргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: