Эш башланыр алдыннан Радий Хәбиров идарә фойесында күргәзмәне карады, анда ведомствоның 400 еллык тарихы белән бәйле архив документлары тәкъдим ителгән. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, "Росреестр"ның мактаулы кунаклары китабында истәлекле язма калдырды.
Коллегия утырышында Башкортстан Башлыгы идарә коллективының эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Хөрмәтле Петр Вячеславович (Пётр Клец - идарә җитәкчесе)! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең идарә коллегиясе эшендә катнашуыма шатмын. "Росреестр"ның республика буенча идарәсе илнең төбәкләре арасында исәп-хисап һәм контроль-күзәтчелек өлкәләрендә лидер булып тора. Республика халкы билгеләп үткәнчә, процедуралар елдан-ел уңайлырак, тизрәк була бара. Электрон сервисларны кертү хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде. "Росреестр"ның нәтиҗәле һәм җайга салынган эше булмаса, республикада күп кенә процесслар бу кадәр тиз тормышка ашырылмас иде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru