Гаризалар бу елның 19 февраленнән 19 мартына кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Уфа шәһәре, Киров урамы, 15нче йорт, 102 кабинет адресы буенча кабул ителә.
- Шунысы мөһим: халык урындагы үзидарәне гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша, үз торак пунктын үстерү өстенлекләрен сайлауга йогынты ясый, эшкуарларны анда катнашуга җәлеп итә, җыелган акчаларның, шулай ук бюджет акчаларының чыгымнарын контрольдә тота һәм нәтиҗә күрә. Бурычларның үзәгендә - инфраструктура: территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, яктыртуны, су белән тәэмин итүне оештыру, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Конкурста катнашу өчен гаризаны тәкъдим ителгән документ формалары буенча тапшырырга кирәк. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен өстәмә мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин:
Фото: pravitelstvorb.ru