+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль , 19:39

Башкортстанның иң яхшы социаль проектлары вәкилләре бүләкләнде

Бүген, Бөтендөнья коммерцияле булмаган оешмалар көнендә, 2022 елда Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан хупланган һәм 2022-23 елларда гамәлгә ашырылган 25 проектны бүләкләү тантанасы узды.

Башкортстанның иң яхшы социаль проектлары вәкилләре бүләкләнде
Башкортстанның иң яхшы социаль проектлары вәкилләре бүләкләнде

- Бүген без коммерцияле булмаган оешмаларның моңарчы күрелмәгән үсешен кичерәбез - республикада 6 меңнән артык шундый оешма эшли. 2019 елдан башлап 600дән артык проект дәүләт ярдәме алды. Грантларның күләме һәм юнәлеше ел саен арта. Башкортстан Башлыгы Грантлары фондының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ел саен шактый зур күләмдә федераль акчалар җәлеп ителә, ә республика Башлыгы ярдәме белән яңа юнәлешләр үсеш ала, - диде, чарана ачып, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев.

Республика өчен өстенлекле проектлар турында респуб­ликаның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина тулырак сөйләде.

Бүләкләүдән соң оешма вәкилләре өчен лекция дә үткәрелде. Ә хәйриячелек һәм гражданлык җәмгыятен үстерү өлкәсендә федераль эксперт, донорлык хәйрия программалары һәм оешмаларының Эксперт советлары әгъзасы, китаплар авторы Вячеслав Бахмин һәм «Ярдәм кирәк» хәйрия фондының НКО белән эшләү буенча менеджеры Павел Казначеев спикерлар булды.

Фото: Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: