Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Ярмәкәй районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
Авария бүген Урта Карамалы – Ярмәкәй автоюлының 4нче чакрымында теркәлгән. 43 яшьлек водитель идарә иткән “ВАЗ-2112” каршыга килгән "Renault Duster" белән бәрелешкән. Аның руле артында 57 яшьлек ир булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ" водителе шунда ук җан биргән. "Renault"ның ике пассажирын вакыйга урынына килгән табиблар карый.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: башинформ.рф