Тәтешле районының Ялгыз-Нарат авылында, терлекләрдә котыру авыруы таралу сәбәпле, карантин кертелгән. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган. Документ Башкортстанның хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Чыганактан билгеле булуынча, зарарлану очрагы Ялгыз-Нарат авылының Кольцевая урамындагы шәхси хуҗалыкта ачыкланган.
Чикләүләр гамәлдә булган чорда биредә котыру авыруына бирешүчән чирле хайваннарны дәвалау, мондый хайваннарны кертергә һәм аннан алып чыгарга ярамый. Шулай ук монда, терлек караучылар, ветеринарлар, авыру чыганагын бетерүчеләрдән һәм урындагы халыктан тыш, чит кешеләргә керү тыела.
Фото: башинформ.рф