+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 Май , 11:23

Уфада Гражданлык форумы үз эшен башлады

«Торатау» Конгресс-холлында VII Гражданлык форумы ачылды. Вакыйга, гадәттәгечә, коммерцияле булмаган берләшмәләр, бизнес, хакимият һәм халык арасында диалог өчен старт мәйданчыгы булып тора.

Уфада Гражданлык форумы үз эшен башлады
Уфада Гражданлык форумы үз эшен башлады

Быелгы форумның төп темасы - махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен берләштерү. Форумда катнашучылар - республика шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Русия төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре.

Гражданлык форумында иң яхшы практикалар, нәтиҗәле технологияләр, яңа социаль программалар һәм проектлар тәкъдим ителә, ә икенче яктан ул - пленар утырыш һәм тематик мәйданчыклар эше кысаларында социаль бурычларны хәл итү өчен җәмгыятьтә социаль-хосусый һәм иҗтимагый партнерлыкка кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу урыны.

- Башкортстанның VII Гражданлык форумында катнашучыларны, башкала кунакларын, экспертларны һәм коммерцияле булмаган сектордан коллегаларны сәламләргә шатмын! Җәмгыятьнең социаль әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итү һәм уңышлы социаль технологияләр белән алмашу буенча нәтиҗәле уртак эшкә өметләнәм, – дип сәламләде Башкортстан Башлыгы грантлары фондының генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Чара программасы 12 мәйданчыкта гамәлгә ашырылачак, анда федераль һәм региональ спикерлар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, форумда катнашучылар фотокүргәзмәдә; "Коммерцияле булмаган оешмаларның (НКО) иң яхшы практикалары" һәм "Гражданлык башлангычлары" интерактив күргәзмәсендә; төбәкнең Иҗтимагый палатасының 15 еллыгына багышланган фотокүргәзмәдә; «Z Геройлары» виртуаль музееның демонстрациясендә; «Геройлар һәм батырлыклар», «ART-ярдәм», «Герой хатыны. Герой анасы» сәнгать күргәзмәләрендә катнаша алачак.

Шулай ук маскировка челтәрләре һәм тактик беләзекләр үрү; «коры душ», окоп шәмнәре ясау, беренче ярдәм күрсәтү буенча осталык дәресләре оештырылачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: