+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
4 Май , 19:42

Башкортстан Башлыгы Ишембайда төзекләндерү объектлары белән танышты

Бүген Ишембайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан нефтен беренче булып ачучылар мәйданында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу - 2022 елның ноябрендә билгеләп үтелгән республикада беренче нефть чыгаруның 90 еллыгына багышланган юбилей объектларының берсе.

Башкортстан Башлыгы Ишембайда төзекләндерү объектлары белән танышты
Башкортстан Башлыгы Ишембайда төзекләндерү объектлары белән танышты

Радий Хәбиров башкарылган эшләрнең барышын бәяләде, ремонт вакытында нинди материаллар кулланылуы белән кызыксынды һәм бу елның көзенә Республика көненә Башкортстан нефтен беренче ачучылар мәйданын тантаналы ачу планлаштырылуын билгеләп үтте.

- Ишембайга һәр эш сәфәрем вакытында үзәк мәйданга барырга тырышам һәм эшләрнең ничек баруын карыйм, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әкренләп шәһәр үзәгендә тәртип урнаштырабыз, монда сквер һәм ике урам эшләнде. Ишембай тагын да ямьлерәк була. Октябрь аенда әлеге объектны ачуга үзем килергә планлаштырам. Зур бәйрәм ясарбыз, шәһәр халкы моңа лаек.

Биредә Башкортстан Башлыгы шулай ук Лермонтов урамындагы 29нчы һәм 31нче һәм Машина төзүчеләр урамындагы 29А һәм 31нче күпфатирлы йортларның ишегалды территориясендә булды. Ул узган елда «Башкортстан ихаталары» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән.

– Безнең ихата «Иң яхшы йорт яны территориясе» номинациясендә республика конкурсында җиңеп, 750 мең сумлык призга ия булды, - диде Ишембай муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: