+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Май 2024, 15:04

Радий Хәбиров юл төзекләндерүчеләрне тәнкыйть утына тотты ?

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Анда юллар ремонтау турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров юл төзекләндерүчеләрне тәнкыйть утына тотты   ?Радий Хәбиров юл төзекләндерүчеләрне тәнкыйть утына тотты   ?
Радий Хәбиров юл төзекләндерүчеләрне тәнкыйть утына тотты ?

Радий Хәбиров республикада юлларны ремонтлауны тәнкыйтьләде.

- Сыйфатсыз ремонтланган участокларны махсус контрольгә алырга кирәк, подрядчылар аларны үзләре тәртипкә китерергә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Өстәвенә, быел ремонт таләп итүче юлларны ремонтлауга 3,44 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Исемлеккә түбәндәге участоклар кергән: Сибай - Акъяр; Иске Собхангол – Морак; Учалы – Межозерный; Яңавыл – Күрдем; Ялгызнарат – Зайцево; Иглин – Кальтәү; Яңавыл - Ялгызнарат; Олы Кәркәле – Өршәк; Уфа - Бөре - Яңавыл трассасында Җитез Танып елгасы аша күпер; Акъяр - Новочеркасск автомобиль юлында Таналык елгасы аша күпер.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас