Булачак Евразия күчмә цивилизацияләр музее июль аенда ачылачак. Ул 20 мең квадрат метрдан артык мәйданлы өч катлы объекттан гыйбарәт булачак. Экспозиция залы, фонд саклагыч, фәнни блок урнашачак. Комплекс туристлар өчен генә түгел, ә бөтен дөнья галимнәре өчен дә җәлеп итү ноктасы булачак. Комплекска керү бушлай булачак.
Әлегә 600 кв. м мәйданлы заманча визит-үзәк бинасы төзелә. Биредә шулай ук тарихи артефактлар, лекция амфитеатры, кафе һәм күзәтү мәйданчыгы урнаштырачаклар. Визит-үзәктә тарихи ядкарь - "Госман Коръәне"нең күчермәсе урнаштырылачак.
Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк - Турахан мавзолее янында казыну эшләре бара, анда табылган артефактлардан күргәзмә булдырылачак. Биредә мөселман каберләре дә табылган.
Шулай итеп, музей кунаклары уникаль артефактлар күрә һәм берничә гасыр элекке тарихка чума алачак. Монда ук заманча бизәнү әйберләре генә түгел, ә борынгы көнкүреш әйберләре дә ясаучы һөнәрчеләр иҗаты белән танышу мөмкинлеге булачак.
Исегезгә төшерәбез, музей проектын төбәк җитәкчесе 2022 елның июлендә "Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим итте. Яңа объект концептуаль рәвештә берничә төп тарихи ядкәрне берләштерәчәк, алар арасында - Турахан һәм Хөсәен - XV йөзләрдәге Алтын Урда таш төрбәсе.
Визит-үзәкнең төзелеше инде 70 процентка тәмамланган. Ачылу 6 июльгә планлаштырылган.
Динар Кәлимуллин фотосы.