+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
16 Май , 21:45

Шэньян шәһәре вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

Бүген Башкортстан делегациясенең Ляонин провинциясе Шэньян шәһәре мэры Люй Чжичэн белән очрашуы булды. Очрашу кысаларында яклар үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, Уфа һәм Шэньян шәһәрләре арасында уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Шэньян шәһәре вәкилләре белән эшлекле очрашу узды
Шэньян шәһәре вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның рәсми һәм эшлекле делегациясенең Кытайга сәфәре төбәк Башлыгы Радий Хәбиров йөкләве буенча уза. Беренче ике көндә Кытай Халык Республикасы (КХР) хакимият органнары вәкилләре белән 3 рәсми очрашу узды.

Очрашу барышында Люй Чжичэн уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм белдерде һәм Башкортстан Русиянең төп провинциясе булуын билгеләде. Үз чиратында, Шэньян шәһәр вице-мэры июнь башында хезмәттәшлекнең алдагы юнәлешләре турында фикер алышу өчен Уфага сәфәрен раслады.

- Уфаның хәзер Кытайда 4 тугандаш шәһәре бар: Цицикар, Наньчан, Хэфэй һәм Шэньян. Башкортстан һәм Кытайның үзара файдалы партнерлыгын алга таба үстереләчәк. Без Кытай провинцияләре белән сәүдә, икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирәбез һәм алга таба бу юнәлештә актив эшләячәкбез, – дип аңлатма бирде республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: