+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 20:22

Уфаның 450 еллыгына багышланган почта маркасы гамәлдә

Уфа почтамтында истәлекле вакыйга булды - Уфаның 450 еллыгына багышланган почта маркасы гамәлгә кертелде. Анда Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле һәм шәһәр панорамасы фонында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасы сурәтләнгән.

Уфаның 450 еллыгына багышланган почта маркасы гамәлдә
Уфаның 450 еллыгына багышланган почта маркасы гамәлдә

Марканың тиражы - 90 000 данә, номиналы - 50 сум.

- Бүгеннән башлап, илнең теләсә кайсы ноктасына хат җибәргәндә Уфаның юбилей маркасы ябыштырылачак һәм адресатка, ул Төньяк полюсына да яки Русиянең көньяк өлешенә барып җитәчәк. Хатыгызны ачып, кеше Уфа турында һәм бәйрәм турында күрәчәк, - дип сөйләде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Денис Ганиев.

Традиция буенча, чарада катнашучылар беренче маркаларга автографлар куйды һәм истәлекле фотога төште.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: