+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь , 14:10

Мәгълүмат кырында җиңүче булыйк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика журналистлары эшчәнлегенә югары бәя биреп, тармак алдында яңа бурычлар билгеләде

Мәгълүмат кырында җиңүче булыйк!
Мәгълүмат кырында җиңүче булыйк!

Бүген Уфада “Медиайыйын” республика киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы үтте.  Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Чара “Башкортостан” дәүләт концерт залында узды һәм баш мөхәррирләрне, төбәк һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистларын, масс-медиа өлкәсендәге экспертларны җыйды. Биредә тармак үсешендәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде  һәм аңа дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре турында фикер алышу булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чараның пленар утырышында республиканың барлык матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен: меңләгән басма һәм интернет-басма журналистларын, теле һәм радиоканаллар, китап нәшриятлары хезмәт­кәрләрен, рәссамнарны, фотохәбәрчеләрне, СММ-белгечләрне берләштерүче һөнәри бәйрәм белән котлады. Чыгышында ул республика үсешендә журналистларның мөһим роль уйнавын билгеләде.

– Беренче “Медиайыйын”ны дүрт ел элек, ковид чорында үткәрдек, бу чыннан да авыр чор иде. Журналистларга да бик җитди бурыч йөкләтелде. Сезнең аша без кешеләргә кабул иткән чикләү чаралары турында аңлаттык. Ул вакытта бик күп фейклар да барлыкка килде. Сез аларны фаш иттегез һәм, асылда, чын журналист батырлыгы күрсәттегез. Бүген безнең хәрби хәбәрчеләр сугыш хәрәкәтләре зонасында эшли. Үз тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар һәм бу, чын мәгънәсендә, Башкортстан журналистикасының героик тарихы, – диде төбәк Башлыгы.

Радий Хәбиров үзенең чыгышында тармакка күрсәтелүче ярдәм чаралары турында да сөйләде. Ул хәбәр итүенчә, быел Матбугат йортын реконструкцияләүне проектлау бара һәм 2025 елда аны капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Журналистларга бирелүче Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру, шулай ук Башкортстан Башлыгының 20 журналист премиясен булдыру турында да әйтелде. Премия дөреслек, җаваплылык һәм батырлык өчен биреләчәк һәм 300 мең сум тәшкил итәчәк.

Радий Хәбиров республикадан СВО зонасына баручы журналистлар өчен гарантияләр кабул ителүе хакында да ассызыклады.

– Хәрби шартларда эшләүче журналистларның хокукый статусын билгеләү мәсьәләсен хәл итү күптән кирәк. Аңлашыла, аның үз нечкәлекләре бар. Сугышчылар арасында сезнең хезмәттәшләрегез дә бар. Безнең хәбәрчеләр СВО зонасына барып, аннан репортажлар әзерли һәм бу бик мөһим эш. Чөнки шуның белән сез безнең егетләрнең сугышчан батырлыгын күрсәтәсез, данлыйсыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Сез, әлбәттә, мәгълүмат кырында җиңүче булырга тиеш. Сез коллектив Көнбатышның мәгълүмати һөҗүменә каршы торасыз, безнең сугышчылар һәм алар башкарган батырлык турында сөйлисез. Бу безнең батырлар өчен дә мөһим. Алар сезгә башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерә, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы журналистларга төбәк үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бер төркем тармак алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Безнең коллектив та игътибардан читтә калмады: “Әллүки” журналының баш мөхәррир урынбасары Юлия Төхбәтуллина “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

– Быелгы “Медиайыйын” үзенчәлекле, чөнки бүген беренче тапкыр киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында республика Башлыгы грантлары конкурсында җиңү­челәрнең презентациясе дә уза. Анда безнең “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы җиңүче булды. Җиңгән грант суммасы 1 миллион 600 мең сум тәшкил итә. Бу акчаны Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар турында китап әзерләп бастыруга тотыначакбыз. Китап быел декабрь аенда дөнья күрер дип көтәбез. Ул шәһәрләребез һәм районнарыбыз китапханәләрендә дә урын алачак, – диде “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.

“Медиайыйын” эшендә Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунаклар: Русиянең Журналистлар берлеге секретаре, Русиянең медиаиндустрия академиясе профессоры Вячеслав Умановский, “Аргументы и факты” нәшрият йортының генеральный директоры Руслан Новиков, “Комсомольская правда” нәшрият йортының шеф-редакторы Евгений Сазанов, Телерадиотапшыручылар дәүләт ассоциациясенең генеральный директоры Александр Широких катнашты.

Көннең икенче яртысында форум эше Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов һәм Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова катнашлыгында дәвам итте. Чара сәхнә йолдызлары катнашлыгындагы концерт белән тәмамланды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: