-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь , 21:48

500 мең сумлык грантны ничек отарга?

11 июльгә кадәр республиканың юридик берәмлек статусында 3 айдан элегрәк оештырылган булып, 2023 елның 1 гыйнварыннан грант конкурсларында җиңмәгән коммерцияле булмаган оешмалары быел гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Башкортстан Республикасы Башлыгының икенче грантлар конкурсында катнаша ала.

500 мең сумлык грантны ничек отарга?
500 мең сумлык грантны ничек отарга?

Бүген «Точка кипения-Уфа» җәмәгать киңлегендә Башкортстан Башлыгы грантлары фонды экспертлары республиканың коммерцияле булмаган секторы вәкилләре өчен укыту үткәрде. Чарада катнашучыларның 70тән артыгы өчен махсус программа әзерләнде.

- Мондый чараны без икенче ел үткәрәбез. Аның төп максаты - яңа гына эшли башлаган оешмаларга ярдәм итү. Ярдәм суммасы зур түгел, 500 мең сумга кадәр. Әмма бу акча мөһим игелекле эшләрне тормышка ашырырга, шулай ук социаль проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен алырга һәм алга таба инде масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйләде Фондның генеральный директорының беренче урынбасары Александр Онищенко.

Тулырак мәгълүмат белән грантыглавы102.рф сайтында "Конкурсы" бүлегендә танышырга мөмкин.

Фото: Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: