+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь , 22:44

Дмитрий Глушенко «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды

Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә республика Башлыгы Радий Хәбиров генерал-лейтенант Дмитрий Глушенко белән очрашты.

Дмитрий Глушенко «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды
Дмитрий Глушенко «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды

Радий Хәбиров һәм Дмитрий Глушенков дәресләр өчен кабинетларны, шул исәптән электрон тирны һәм беренче медицина ярдәме кабинетын карадылар.

Шулай ук алар хәрби-патриотик сменаларда һәм җыеннарда катнашучылар яшәгән кубрикларны да карады. 2023 елда җәйге лагерьларны модернизацияләү федераль программасы буенча һәркайсы 49 кешегә исәпләнгән яңа модульләр төзелгән. Аларны файдалануга тапшыру белән «Авангард» уку-методик үзәгендә ел саен 10 меңнән артык курсант белем алалачак.

Дмитрий Глушенков "Авангард" уку-методик үзәге музееның мактаулы кунаклары кенәгәсендә сугышчы-десантчыларга уңышлар теләп язма калдырды.

– «Патриот» паркы - яхшы парк. Аның илебезне гражданнар фронтында да, хәрби һөнәрдә дә алга алып барачак яшь буынны тәрбияләү өчен булдырылган икәнлеге күренеп тора, – дип ассызыклады Дмитрий Глушенков журналистлар белән әңгәмәдә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: