+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь , 21:50

Республикада яңа каршеринг сервисы барлыкка киләчәк

Башкортстанга "Делимобиль" киләчәк. Бу хакта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның компаниягә нигез салучы Винченцо Трани белән очрашауында белдерделәр.

Республикада яңа каршеринг сервисы барлыкка киләчәк
Республикада яңа каршеринг сервисы барлыкка киләчәк

«Делимобиль» компаниясенә нигез салучы республика автомобильләр арендалау базарының потенциалын югары бәяләде.

– Башкортстан, Уфа бизнесны үстерү ягыннан безнең өчен бик кызыклы, - дип ассызыклады Винченцо Трани. - Без шулай ук эчке туризмны үстерүгә юнәлтеләбез, шуңа күрә халык автомобильләрдә төрле истәлекле урыннарга бара ала. Шул ук вакытта без республика белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә омтылабыз.

Беренче этапта "Делимобиль" Уфа территориясендә 500 автомобильне файдалануга тапшырачак. Инвестицияләр күләме 800 миллион сумга бәяләнә, 50дән артык яңа эш урыны булдырыла. Сервис 28 июньгә эшли башлаячак.

Алга таба компания паркын 2 меңгә кадәр киңәйтәчәк, алар шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә дә файдаланылачак.

Фото: vk.com/delimobil

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: