-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 июль , 22:30

Светлана Чупшева Сергей Аксаков бакчасында булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева Сергей Аксаков исемендәге бакчада булдылар.

Светлана Чупшева Сергей Аксаков бакчасында булды
Светлана Чупшева Сергей Аксаков бакчасында булды

Радий Хәбиров һәм Светлана Чупшева тарихи аллея буйлап үттеләр, җәйге амфитеатрны һәм балалар уен комплексын карадылар.

Төбәк Башлыгы аңлатканча, җәмәгать киңлеген реконструкцияләгәндә инженерлык коммуникацияләрен модернизацияләгәннәр, юллар төзегәннәр, кечкенә архитектура формалары урнаштырганнар, территорияләрне яшелләндергәннәр. Шул ук вакытта кыйммәтле агачларны, шул исәптән 1834 елдан бирле үсүче иң борынгы карагай агачларын саклаганнар. Яңартылган бакчада плиткада ясалган Аксаковлар ыруының шәҗәрә агачы да барлыкка килгән.

- Без төрле яшьтәге кешеләргә ял итү өчен шартлар булдырырга тырыштык. Мәхәббәт һәм гаилә җылысы бакчасы шәһәр халкы күңеленә хуш килде, - диде Радий Хәбиров.

Светлана Чупшева җәмәгать киңлеген реконструкцияләү буенча башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм, биредә барысы да Сергей Тимофеевич Аксаков иҗатына ярату белән эшләнгән, дип билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: