+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 июль , 19:57

Видеороликлар конкурсы игълан ителде

Наркотиклар куллануга каршы көрәш темасына Бөтенрусия видеороликлар конкурсы башланды, ул агымдагы елның 10 июленә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның шартлары нинди?

Видеороликлар конкурсы игълан ителде
Видеороликлар конкурсы игълан ителде

Конкурсның форматы - дистанцион, максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге русиялеләр катнаша ала. Моның өчен 30 секундтан ким һәм 3 минуттан артык булмаган видео төшерергә кирәк.

Сюжет авторның үзенә тормыш стимулы, психоактив матдәләр куллануга уңай альтернатива яисә наркотиклар кулланудан һәм таратудан баш тартуга чакыру турындагы карашын күрсәтергә тиеш. Видеоны ВКның шәхси битендә, шулай ук #стимулмоеймечты2024, #ПротивНаркотиков2024 хештеглары белән ЯндексДиск болыт сервисында урнаштырырга кирәк.

Катнашучы myrosmol.ru сайтында “Русия яшьләре” федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә һәм гариза бирергә тиеш. Шул ук вакытта анкетада видеороликка сылтаманы беркетергә һәм аңа ачык керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Сайтта конкурс турында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: