Мондый мәгълүматлар Мәскәүдә узган Милли телерадиотапшыручылар ассоциациясенең Халыкара конгрессы барышында әйтелде. Компаниянең маркетинг тикшеренүләре рейтингы телеканалларның "санлы" абонентларны уртача колачлавын исәпкә алган. БСТ 49 процент күрсәткече белән беренчелекне яулаган.
Икенче урында 44 процент күрсәткече белән Хабаровскидан «Губерния» телеканалы урнашкан, өченчедә - Чиләбедән ОТР (43%). Лидерлар унлыгын «Первый Ярославский» (37%) йомгаклый.
БСТ телеканалы беренче тапкыр гына рейтинглар лидеры булмый. Әйтик, 2023 ел нәтиҗәләре буенча БСТ, Беренче каналны узып, төбәк телерадиокомпанияләре арасында телетамашалар өлеше буенча рейтингның беренче баскычына күтәрелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мондый нәтиҗәне «шаккатыргыч» дип атады һәм телеканал коллективына эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: bash.news