-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь , 11:15

Азат Бадранов: “Дәүләт хезмәтендә җаваплы кешеләр эшләргә тиеш"

“ГосСтарт.Башкортостан” яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре форумы кунагы, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов булды. Очрашуның темасы: яңа дөнья тәртибен формалаштыруда Русиянең роле.

Азат Бадранов: “Дәүләт хезмәтендә җаваплы кешеләр эшләргә тиеш"
Азат Бадранов: “Дәүләт хезмәтендә җаваплы кешеләр эшләргә тиеш"
- Халыкара мөнәсәбәтләр нигезендә һәрвакыт дәүләтнең хәрби куәте хисабына тәэмин ителә торган милли мәнфәгатьләрне яклау идеяләре ята. Без бу конфликтның Украина кораллы көчләре белән генә түгел, ә НАТО блогы белән булуын раслый алабыз. Аңа 50дән артык ил дошман ягында җәлеп ителгән, - диде Азат Бадранов.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары үзенең дәүләт хезмәте тәҗрибәсе белән уртаклашты, ирекле рәвештә СВО зонасына китүе турында сөйләде. Якташ геройлар, "гражданкага" кайту һәм яңа чынбарлыктагы дәүләт хезмәткәрләренең роле турындагы сорауларга җавап бирде.

Үзенең СВОга бару карарын ул болай шәрехләде:
- Патриотлык сүз түгел, ә гамәлләр таләп иткән вакыт җитте. Минем мобилизацияләнүчеләрнең язмышын уртаклашасым һәм шунда буласым килде. Мин рухи яктан якын кешеләр арасында булдым. Фронтта яшәү гражданкага караганда башкачарак. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ачыграк һәм аңлаешлы.

Азат Бадранов махсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүдә республиканың ролен билгеләп үтте.

- СВО башланганнан бирле гуманитар конвой оештырып җибәргән беренче төбәк без. Республика Башлыгы Русия субъектлары башлыкларыннан беренче булып СВО зонасына барды. Без - барлык муниципалитетлар хакимиятләре башлыклары СВО зонасында булган бердәнбер төбәк. Беренчеләрдән булып без ялга кайтучылар өчен автобус маршрутларын оештырдык. Беренчеләрдән булып өстәмә медицина ярдәме оештыра башладык. Барысы да республика Башлыгының көндәлек шәхси игътибары һәм контроле нәтиҗәсендә, - дип ассызыклады Азат Бадранов.

Ул яшь хезмәткәрләргә һәлак булган сугышчан иптәшләре турында сөйләде: “Егетләр ни өчен сугышканнарын, бу зур миссияне аңлый. Монда да аларның моны ни өчен эшләгәннәрен аңлауны телим”.

- Безнең белән исәпләшсеннәр өчен без көчле булырга тиеш. Дәүләт хезмәтендә җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле кешеләр эшләргә тиеш, - дип йомгаклады Азат Бадранов.


Искәртәбез, «ГосСтарт.Башкортостан» яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр форумы 30-31 октябрьдә Русия Герое М.В. Серафимов исемендәге «Патриот» паркында уза. Ул Башкортстанның 35 яшькә кадәрге 200дән артык яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен берләштерде.

Форум Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты һәм Башкортстанның Яшьләр хөкүмәте тарафыннан оештырылды.

Фото: Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: