-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 ноябрь , 19:53

Иң актив студентлар бер мәйданга җыелды

Уфада Идел буе федераль округы студентлар отрядларының ХIV слетын ябу тантанасы булды.

Иң актив студентлар бер мәйданга җыелды
Иң актив студентлар бер мәйданга җыелды

Ел саен үткәрелә торган чарага студент отрядларының мөһимлеген ассызыклаучы иң яхшы активистлар, командирлар, ветераннар һәм кунаклар җыелды. Өч көн эчендә отрядлар бер командага берләште. Әлеге чара Русиядә студент отрядлары булдырылуга 65 ел һәм аларның заманчалары оешуга 20 ел тулуга багашланды

Башкортстан студент отрядлары инде 60 ел эшли, ә бу хәрәкәтнең хәзерге заман тарихы 10 елны колачлый.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов слетта катнашучыларга болай дип мөрәҗәгать итте:
"Безнең төбәктә үткәрәчәк вакыт сезнең истә калыр дип чын күңелдән өметләнәбез. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сезне юбилей елы белән котлыйм! Барлык студентларга икътисадка, үз-үзләрен формалаштыру тарихына өлеш кертүләрен дәвам итүләрен телим, чөнки студотрядлар гаиләсе рухны, характерны, һөнәри күнекмәләрне чыныктыра һәм иптәшлек һәм туганлык мохитен формалаштыра!

Слетны ябу тантанасында катнашучыларга Башкортстан Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Вито Сабиров та мөрәҗәгать итте.

"Сез - иң якты һәм актив оешмаларның берсе, ул, чыннан да, яшьләр сәясәте өлкәсендә мөһим партнер, үсеш драйверы булып тора, үзендә бу дөньяны бераз яхшырак, игелеклерәк итүгә көченнән килгәнчә өлеш кертүче кешеләрне берләштерә", - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: