Әлеге премиянең төп максаты - республикада торак төзелеше базарын үстерү векторын билгеләү. Конкурс яңа стандартларны алга сөрүгә һәм төзүчеләр арасында алдынгы тәҗрибәне таратуга юнәлтелгән. Быел конкурс 18 номинациядә уздырыла.
– Безнең төбәктә бу - мондый беренче конкурс, һәм без, ниһаять, республикабыз төзүчеләренең зур казанышларын билгеләп үтә алуыбыз белән горурланабыз. Төзүчеләребезнең заманча таләпләргә туры килүе генә түгел, ә бөтен тармак өчен яңа ориентирлар бирүе дә мөһим, - дип сөйләде төбәкнең Төзүчеләр ассоциациясенең башкаручы директоры Адель Сәйфуллина.
Жюри составына Русия төзелеш тармагының әйдәп баручы белгечләре, дәүләт хакимиятенең профильле органнары вәкилләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге экспертлар керде. Һәр номинациядә җиңүчеләр декабрь башында "Халыкара бизнес атналыгы-2024" кысаларында бүләкләр тапшыру тантанасында аталачак.
Гаризалар 19 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://xn----btbkmtqhe7k.xn--p1ai/
Фото: pravitelstvorb.ru