-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь , 10:13

"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"

Абыйлы булу - бәхет! Кемнең бәхетле уллары бу?

"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"
"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"

Җырчы Илназ Минвәлиевныкы. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә болай яза:

«Дуслар, ГАИда йөрибез әле. Ильяс улыма машина алып бирде Салават абыйсы. Абыйлы-энеле машинаны учетка куялар.

Шыкылдап торган машина эләкте улыма, номерлары да бик шәп. Салават абыйсына да рәхмәт. «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм», – дигән иде, сүзендә торды. Абыйлар менә шулай энекәшләрне карап, барлап торырга тиеш. Әти урынына каласы кешеләр алар. Исән-сау йөрергә язсын, улым. Безгә мондый машиналар эләкмәде инде. Черек «Пятерка»дан башлаган идек. Салават үзе дә черек машина алып, шуннан яңа машина ясап бетереп сатты. Хәзер яңаны алды», – дип сөйләгән ул.

Мондый уллар тәрбияләгән әти-әнисенә дан!

Фото: Илназ Минвалиевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: