Технологик авария аркасында Уфадагы 27нче казанлык эше тукталган иде. Кайнар суны сүндерү һәм җылылык бирүне өзү зонасына Уфаның Киров һәм Совет районнарында 350дән артык торак йорт һәм социаль әһәмиятле объектлар эләкте.
Хәзерге вакытта предприятиенең оператив бригадалары технологик авариянең сәбәпләрен ачыклау өчен җылылык челтәрләрен тикшерә. Объектларны башка казанлыкларга тоташтыру мәсьәләсе карала. Эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башкару өчен бөтен көч куела.
Хәзерге вакытта Уфаның Ситуацион үзәгендә башкала хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр комиссиясе штабының барлык хезмәтләре белән утырыш бара.
Учреждение китерелгән уңайсызлыклар өчен гражданнардан гафу үтенә.
Фото: gorodufa.ru