Узган тәүлектә "Система-112" мәгълүмат эшкәртү үзәгенә су басу турында 21 хәбәр килгән.
12 муниципаль берәмлектә 17 ситуация контрольдә тотыла. Болар:
- Архангель, Белорет, Благовар һәм Кушнаренко районнарында йорт яны участокларын су басу;
- Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Белорет, Гафури, Кырмыскалы, Салават һәм Чакмагыш районнарында төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының 9 участогын су басу;
- Бишбүләк һәм Чишмә районнарында 2 күперне су басу.
Бер тәүлектә су дәрәҗәсенең максималь күтәрелүе:
- Салават районының Чулпан авылында Юрүзән елгасы тәүлеккә су биеклеге +214 см, агымдагы дәрәҗәсе - 458 см, елганың тугайга чыгуы 500 см.;
- Уфа шәһәрендә Агыйдел буенда тәүлеккә су биеклеге +88 см, агымдагы дәрәҗәсе - 259 см, елганың тугайга чыгуы 600 см. ;
- Бөрҗән районының Кутан авылында Агыйдел елгасы буенда тәүлеккә су биеклеге +77 см, агымдагы су дәрәҗәсе - 186 см.;
- Бишбүләк районының Дүсән авылында Дим елгасы буенда тәүлеккә су биеклеге +56 см, агымдагы дәрәҗәсе - 276 см, елганың тугайга чыгуы 590 см.
Кичә Инҗәр елгасында Азау һәм Озынлар авыллары арасындагы участокта өстәмә шартлату эшләре башкарылды. Архангель районында оператив штаб эшләвен дәвам итә.
Фото: "Башинформ"