

Русиягә килгәннән соң һәр партия "Россельхознадзор"ның аккредитацияләнгән лабораторияләрендә авырулар булу-булмавына тикшерелә. Әгәр анализ нәтиҗәләре яхшы булса һәм башка хокук бозулар булмаса, умартачылык пакетлары ил территориясендә ирекле таралырга мөмкин.
- Умарталарны читтән контрольсез кертүгә каршы чаралар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кертелде. Төп сәбәп -башка төбәкләрдән һәм илләрдән умарта пакетларын законсыз кертү аркасында бал кортлары арасында яңа авырулар таралу. Бу популяцияләр сәламәтлегенең начараюына, балның сыйфаты кимүенә һәм аның уникаль характеристикаларының югалуына китерә, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин.
Исегезгә төшерәбез, 8 апрельдә республикада мобиль ветеринария лабораториясе эшли башлады. Аның бурычы -бал кортлары авыруларын диагностикалау һәм төбәк умартачыларында балны тикшерү.
Фото: Ветеринария буенча дәүләт комитеты.