+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 апрель 2025, 13:24

Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды

Русия федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Октябрьский шәһәрендә яшәүче кешенең җинаятьчел эшчәнлегенә чик куйды. Ул Интернет аша законсыз рәвештә корал, сугыш кирәк-яраклары сатып алган һәм аларны яшәү урыны буенча саклаган. 

Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарландыБашкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 24 яшьлек ир социаль челтәрләр аша хәрби корал итеп үзгәртелгән Макаров пистолеты, Мосин винтовкасы һәм Мосин карабины, шулай ук сигнал пистолеты сатып алган. Соңгысын ул үзе патроннар белән ату өчен үзгәртеп корган. Моннан тыш, аның йортында 9 мм калибрлы 215 патрон, 5,6 мм калибрлы 39 сунарчылык патроны, үзе ясаган 17 патрон табылган. Үзенең законсыз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен ул коралга частьләр, гильзалар, пулялар, шулай ук шартлаткычлар әзерләү өчен кирәк-яраклар сатып алган. 

Экспертиза ачыклавынча, әлеге кораллар, аның өлешләре һәм патроннар сугышчан һәм ату өчен яраклы булып тора.

Гаепләнүче сак астына алынган.

Фото: башинформ.рф

Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Башкортстан кешесе корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тоткарланды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас