+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 апрель 2025, 15:51

«Знание» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең утырышы узды

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Знание» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең Күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Көн тәртибендә - мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү, мәгариф һәм яшьләр проектларына ярдәм итү мәсьәләләре.

«Знание» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең утырышы узды«Знание» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең утырышы узды
«Знание» җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең утырышы узды

Республика Башлыгы халыкта тарихи һәм хәзерге вакыйгаларга объектив караш формалаштыруның, шулай ук патриотик тәрбия бирүнең һәм традицион кыйммәтләрне саклауның актуальлеген ассызыклады.

– "Знание" җәмгыятенең бай традицияле эшчәнлеге безнең республика өчен аерым әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров. - Бу оешма - безнең төп идеологик союздашларыбызның берсе, дистәләгән мең Русия педагогын, авторын, блогерын, фәнне популярлаштыручысын һәм башка мәгариф эшлеклеләрен берләштерә. Ул безнең гражданнарга тарихи һәм хәзерге вакыйгалар турындагы төгәл мәгънәләрне, дөреслекне җиткерүдә, белемгә, ватанпәрвәрлеккә һәм үз тарихыңа ихтирамга нигезләнгән дөньяви караш формалаштыруда төп роль уйный.

Видеоэлемтә режимында утырышта "Знание" җәмгыяте вәкиле Дмитрий Травкин чыгыш ясады. Ул республика ягыннан мәгърифәтчелек эшчәнлегенә ярдәмне югары бәяләде.

Башкортстан Башлыгы «Знание» төбәк бүлекчәсенә актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, шулай ук республика Хөкүмәтенә кампус базасында заманча мәгърифәтчелек мәйданчыгы булдыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

- Җәмгыятьнең төп бурычы - мәгърифәтчелек миссиясе. Шул ук вакытта безнең республикада мондый эш алып баручы оешмалар бик күп, шул исәптән Урыс география җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, – диде Радий Хәбиров. - Сезнең проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен бердәм мөмкинлекләр киңлеге оештыру мөһим.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас