+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 апрель 2025, 16:08

Янгын сүндерүчеләргә яңа махсус техника тапшырылды

Бүген янгын сүндерү частьләренә һәм республиканың ирекле командаларына 13 берәмлек янгын сүндерү-коткару һәм тагылма техника тапшырылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Янгын сүндерүчеләргә яңа махсус техника тапшырылдыЯнгын сүндерүчеләргә яңа махсус техника тапшырылды
Янгын сүндерүчеләргә яңа махсус техника тапшырылды

Янгын сүндерү-коткару автомобильләре һәм тагылма техника Башкортстанның янгын сүндерү хезмәте һәм республиканың ДПК паркларын тулыландырды. Алар Стәрлетамак, Әбҗәлил, Архангель, Аскын, Авыргазы, Баймак, Иглин, Ишембай, Кырмыскалы, Нуриман, Уфа һәм Хәйбулла районнарына юл тотачак.

Бутяңа җиһазлар янгын сүндерү-коткару көчләрен үстерүнең республика стратегиясе кысаларында сатып алынуын билгеләп үтәргә кирәк. 2018 елдан барлыгы 40 берәмлек махсус техника сатып алынган, шулай ук республиканың янгынга каршы хезмәтенең сигез бүлекчәсе булдырылган, алты янгын депосы төзелгән.

Төбәк җитәкчесе янгын сүндерүчеләр белән аралашты һәм махсус техниканы, шул исәптән 6 кубик метрлы автоцистерналы машинаны карады. Радий Хәбиров шулай ук республика янгын сүндерүчеләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас