

Яклар туристлык тармагында алдагы хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән тәҗрибә уртаклашу һәм республикаларның туристлык потенциалын өйрәнү өчен туроператорларның визитларын оештыру, сәяхәтчеләр өчен кызыклы яңа юнәлешләр булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашуда катнашучылар, шулай ук, туристлык индустриясе өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынуын белдерде.
Чара барышында туристик компанияләр вәкилләре үз эшчәнлекләре турында сөйләде. B2B форматында сөйләшүләр нәтиҗәсендә туроператорлар арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү, уртак туристик маршрутлар булдыру һәм һәр якта һөнәрләр белән танышу сәфәрләрен оештыру турында килешүгә ирешелде.
Фото: pravitelstvorb.ru