

Делегатлар арасында шәһәрдә үткән бик күп чараларда ярдәм кулын сузучы, иганәче эшкуар З. Умырбаева да бар.
- Туган шәһәреңә булышу - ул үзебезнең киләчәккә инвестиция. Нефтекама матур, көчле, яшәү өчен уңайлы икән, димәк, балаларыбыз да биредә яшәргә теләр, алар да бу шәһәрне яратыр. Файдалы эшләр белән билгеле булсак, яшь буын безгә рәхмәтле булыр, хөрмәт белән карар, - ди Зинифә Умырбаева.
Республика Башлыгы Р. Хәбиров башлангычы белән башланган "Атайсал" проекты Нефтекамада арытаба да дәвам итәчәк, чөнки бу төбәктә үз туган җирләрен, шәһәрләрен яратучы кешеләр яши.
Г.Гыйлемханова.