

Утырыш башланыр алдыннан республика Башлыгы хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Әюповка кул белән идарә ителүче автомобиль ачкычлары тапшырды. Төбәк җитәкчесе шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары һәм СВО ветераннары белән аралашты, медицина реабилитациясе һәм социаль адаптация мәсьәләләре турында фикер алышты.
Пленар утырышта төбәк Башлыгы «Атайсал» проектында катнашучыларга кече ватанга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, дәүләт бүләкләре һәм истәлекле билгеләр тапшырды.
- Күркәм традициягә әверелгән безнең форум бүген чын патриотларны җыйды. Тамырлары турында истәлек саклаучы, кече ватанына ярдәм итүче, аңа көч һәм җанын салучы һәркемне. Сезгә битараф булмаганыгыз, ихлас тугрылыгыгыз һәм туган җирегезне яратуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең проект үсүен, үз форматын киңәйтүен дәвам итә. Баштарак бу туган авылыбыз яисә шәһәребез файдасына хәрәкәт булса, бүген ул безнең уртак бердәмлегебезнең чагылышына әверелде.
"Атайсал" Башкортстаннан читтә уңышка ирешүчеләрне һәм кече ватанына ярдәм итүчеләрне берләштерә. Биредә яшәп һәм эшләп, туган якның чәчәк атуына үз өлешләрен кертүчеләр җыелган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләр. «Атайсал» республика һәм бөтен илгә файда китерүче мөһим реаль эшләргә нигезләнгән гомумдәүләт хәрәкәтенә әверелә дип әйтергә була.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле анда 7,5 мең кеше катнашкан. Ә гамәлгә ашырылган башлангычлар саны 31 меңгә җитте. Бу максатларга 1,7 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән.
Башкортстан Башлыгы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә өлеш керткән якташларга рәхмәтен белдерде, алар гумконвойлар оештыруда катнаша, сугышчыларга кием-салым һәм әйберләр тегә, геройларның гаиләләренә ярдәм итә.
Фото: glavarb.ru