+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 Май 2025, 01:30

Авырлы хатынын һәм бер яшьлек кызын коткарган

Борай районының Яңа Бикмәт авылында күпбалалы гаилә яшәгән шәхси йортның тактадан ясалган верандасына ут капкан. Анда авырлы хатын һәм аның бер яшьлек кызы булган. Бу вакытта гаилә башлыгы уллары белән бергә мунча кергән, аларга 5 һәм 2 яшь. Ниндидер мизгелдә ир верандада урнаштырылган янгын хәбәрчесе тавышын ишеткән.

Авырлы хатынын һәм бер яшьлек кызын коткарганАвырлы хатынын һәм бер яшьлек кызын коткарган
Авырлы хатынын һәм бер яшьлек кызын коткарган

Мунчадан йөгереп чыккач, ул ялкынны сүндерергә һәм өйгә керергә тырышып караган, ләкин янгын инде бик нык таралырга өлгергән. Шуннан соң ир кеше йортны әйләнеп чыгып, тәрәзәдән кызы белән хатынын тартып чыгарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм иреклеләр янгынны сүндергән, әмма йорт янып беткән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы мәгълүматы буенча, янгын электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
Белгечләр янгыннар чыгуның төп сәбәпләре – электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү дип билгели. Йорт биләмәләрендә чүп үләне үсүе янгын чыкканда утның тиз таралуына булышлык итә. Шуңа бәйле рәвештә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча берничә кагыйдәне искә төшерик. Йорт тирәсен үләннән һәм чүп-чардан чистартыгыз; һәр торак йорт янына сулы савыт куегыз; коры һәм җилле көннәрдә яисә шторм кисәтүе булганда, янгын куркынычы янаган эшләрне (эретеп ябыштыру, “болгарка” белән эш итү һ. б.) башкармагыз, учак кабызмагыз; балаларга шырпы, зажигалка һәм башка ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки балаларның ут белән шаяруы – янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе; шешәләрне, пыяла савытларны һәм кояш нурларын туплап, янгын чыгарырга мөмкин булган башка әйберләрне алып куегыз.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас