+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 июнь 2025, 17:50

Уфадан Чиләбегә, Магнитогорскига һәм Самарага поездлар җибәреләчәк

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куйбышев тимер юлы – «РЖД» филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Көн тәртибендә - пассажир транспортын һәм йөк ташуны үстерү перспективалары, шулай ук регион территориясендә тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү.

Уфадан Чиләбегә, Магнитогорскига һәм Самарага поездлар җибәреләчәкУфадан Чиләбегә, Магнитогорскига һәм Самарага поездлар җибәреләчәк
Уфадан Чиләбегә, Магнитогорскига һәм Самарага поездлар җибәреләчәк

Республика Башлыгы "Русия тимер юллары" белән багланышларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Куйбышев тимер юлы башлыгы филиал эшенең яхшы динамикасын билгеләп үтте. Аерым алганда, үткән ел нәтиҗәләре буенча пассажирлар ташу күләме 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда 20 процентка арткан һәм 6,4 миллион кешегә җиткән. Уңай тенденция быел да саклана.

Очрашуда, шулай ук, пассажирлар ташуның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Агымдагы елның июлендә Уфадан Чиләбегә кадәр «Ласточка» заманча шәһәр яны составлары йөри башлаячак. Ә киләсе елда заманча электричкалар Башкортстан башкаласыннан Самара һәм Магнитогорскига юл тотачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас