-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июнь 2025, 10:45

"Айда играть" программасы төрле һәм кызыклы булачак

«Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестиваленең беренче көнендә ниләр булачак?

"Айда играть" программасы төрле һәм кызыклы булачак
"Айда играть" программасы төрле һәм кызыклы булачак

Уфаның Совет мәйданында уенчыклар җитештерүчеләр һәм һөнәрчеләр күргәзмәсе эшли башлады.

Фестивальнең төп сәхнәсендә 16.00 сәгатьтә мәдәни программа старт ала.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Корней Чуковскийның танылган әсәре "Айболит һәм Бармалей" буенча мюзиклы балаларны шатландырачак.

17.00
сәгатьтә шунда ук - "Дурацкий цЫрк".

18.00
сәгатьтә төп сәхнәдә фестивальнең махсус кунагы - Amirhik (Әмирхан Батабаев) концерты булачак.

19.00 сәгатьтә тамашачылар «Спокойной ночи, малыши!» һәм аның алып баручысы Антон Зорькин белән очрашачак.

Чараның программасы: айда.играть

Фото: «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивале матбугат хезмәте

Автор: Денис Таваев
Читайте нас