+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 июль 2025, 09:20

Уфалылар мошенникларга каршы көрәш ачкан

Уфада финанс грамоталылыгының чын-чынлап артуы күзәтелә – шәһәр халкы мошенникларны ешрак таный һәм аларның җинаятьчел схемаларына чик куя.

Уфалылар мошенникларга каршы көрәш ачканУфалылар мошенникларга каршы көрәш ачкан
Уфалылар мошенникларга каршы көрәш ачкан

Полиция тарафыннан теркәлгән соңгы очраклар бу уңай тенденцияне ачык күрсәтә.

Иң ачык мисалларның берсе – үзен "Энергосбыт" хезмәткәрләре дип таныткан мошенниклар шалтыраткан 77 яшьлек пенсионер хатын-кыз тарихы. Аферистлар хатын-кыздан миллион сумга якын акчаны алдап алырга тырышкан, ләкин уяу банк хезмәткәрләре вакытында моңа чик куйган. Аларның оператив гамәлләре нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге уфалы ханым үзенең саклык акчаларын саклап кына калмаган, ә полицейскийлардан заманча мошенниклык схемалары турында җентекле инструктаж да алган.

Банкомат янында теркәлгән тагын да бер драматик очрак игътибарга лаек: "банк хезмәткәрләре" шалтыратуларыннан каушап калган Уфада яшәүче 77 яшьлек хатын-кыз таныш булмаган кешеләргә 400 мең сум күчерергә әзер була. Бәхеткә каршы, игътибарлы 34 яшьлек узгынчы хатын, пенсионерның артык нервлылыгын күреп, хәлнең нидә икәнлегенә төшенгән һәм җинаятьне булдырмый калып, кичекмәстән полиция чакырткан.

Мошенниклар кәрәзле оператор белән килешүне ашыгыч рәвештә "озайтырга" кирәклегенә ышандырган 83 яшьлек хатын-кыз тарихы  да аерым игътибарга лаек. Пенсионер хатын банкка 640 мең сум  акчасын алырга  килгәч, учреждение хезмәткәре, нәрсәдәдер шикләнеп, зур сумманы өч көнлек бирү срогы бар дип, вакытны откан. Бу хатын-кызга улы белән киңәшләшергә мөмкинлек бирә, ул мошенниклык схемасына әнисенең күзләрен ача.

Бу очраклар Уфада финанс аферистларына каршы торуның нәтиҗәле системасы формалашуын күрсәтә. Анда төп рольне хокук саклау органнары гына түгел, уяулык һәм гражданлык җаваплылыгы күрсәтүче гади гражданнар, банк хезмәткәрләре дә уйный.

 БР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Игътибар! Мошенниклар!” прфилактик акциясе үткәрә һәм искә төшерә: банк һәм дәүләт учреждениеләренең чын хезмәткәрләре беркайчан да акча күчерүне яки телефон аша шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорамыйлар. Еш кына мошенникларның кармагына эләккән  өлкән яшьтәге туганнар белән аңлату әңгәмәләре үткәрү аеруча мөһим. Исегездә тотыгыз – сезнең уяулыгыгыз акчагызны гына түгел, якыннарыгызның акчасын да саклап кала ала!

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе.

 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас