+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 июль 2025, 17:55

Башкортстан алдынгылар исәбендә!

Мәскәүдә Стратегик башлангычлар агентлыгының «Яңа заман өчен көчле идеяләр» еллык форумының йомгаклау көне узды. Форумның пленар сессиясендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты. Сессия барышында Русия Президенты Владимир Путинга форум экспертларының максималь югары бәясен алган идеяләр һәм проектлар тәкъдим ителде.

Башкортстан алдынгылар исәбендә!Башкортстан алдынгылар исәбендә!
Башкортстан алдынгылар исәбендә!

Владимир Путин, форумда катнашучыларны сәламләп, ассызыклаганча, форум ярдәмендә меңләгән иң яхшы идеяләр конкрет ярдәм ала.

- Безнең иң актив төбәкләр - Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород, Саратов өлкәләрн, Мәскәү, Мордовия Республикасы, Ростов һәм Самара өлкәләре, анда безнең платформага 5 меңнән артык идея тәкъдим иттеләр. Барлык идеяләр һәм проектларның да үз ярдәмен табуы бик мөһим. 4 ел эчендә бездә инде 5 меңнән артык идея һәм төрле стадияләрдәге 200дән артык технологик стартап хуплау тапты, - дип билгеләп үтте Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас