

- Хәзерге чынбарлыкта барлык саклау корылмаларының да файдалану өчен яраклы хәлдә тотылырга тиешлеген аңлатуның кирәге юк дип уйлыйм. Бу бурычка безнең Югары Башкомандующий игътибар итте, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моның өчен җаваплы кешеләрнең тиешле чаралар күрү өчен вакыты булган дип уйлыйм. Шуны да ассызыклыйм: бу предприятиеләр, муниципалитетлар, гадәттән тыш хәлләр органнары һәм хокук тәртибе көчләре җитәкчеләренең үзара хезмәттәшлеген таләп итә.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ил Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә республика Хөкүмәте тарафыннан Башкортстанда гражданнар оборонасын саклау корылмаларын 2030 елга кадәр әзерләү планы эшләнгән. Утырышта катнашучылар анда кертелгән чараларның үтәлеше турында фикер алышты.
Фото: glavarb.ru