

Төбәк җитәкчесе Башкортстан башкаласының архитектура макеты проекты белән танышты. Уфаның 42 квадрат метрлы миниатюр күчермәсен 1:2000 масштабында 3D-модельләштерү кулланып ясаганнар. Башкортстан Башлыгы проектны югары бәяләде, аның идарә карарларын кабул итү максатларында куллану өчен актуальлеген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Ассоциация вәкилләрен якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән котлады һәм тармак үсешенең яхшы динамикасын билгеләп үтте.
- Катлаулы вәзгыятькә карамастан, узган елда без файдалануга рекордлы 3,35 миллион квадрат метр торак тапшырдык. Ә бу елның беренче яртысында тагын 1 миллион квадрат метрдан артык мәйдан төзедек, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе, шәһәр төзелеше потенциалын гамәлгә ашыру өчен республика федераль программаларда актив катнаша, территорияләрне комплекслы үстерү инструментларын куллана, дип өстәде. Республика Башлыгы махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән, шулай ук төбәкнең мөһим социаль объектларын төзүдә катнашкан компанияләргә аерым рәхмәт белдерде.
Чыгышының азагында Радий Хәбиров хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru