+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 август 2025, 17:53

Пилотсыз авиация системаларын үстерергә кирәк

Сколково инновацион үзәге территориясендә Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев җитәкчелегендә пилотсыз авиация системалары (БАС, БПЛА) тармагын үстерү буенча киңәшмә узды.

Пилотсыз авиация системаларын үстерергә кирәкПилотсыз авиация системаларын үстерергә кирәк
Пилотсыз авиация системаларын үстерергә кирәк

Чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты, анда ул пилотсыз авиация системаларын сәнәгатьтә куллану практикасы турында җентекләп сөйләде.

Виталий Савельев актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм уртак чишелешләр эшләү өчен югары технологияле тармакның төп вәкилләрен бер мәйданчыкта җыярга мөмкинлек бирүче мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Катнашучылар икътисадның төрле тармакларында (авыл хуҗалыгы, товарлар ташу, мониторинг эшчәнлеге) пилотсыз авиация системаларын куллануның уңышлы төбәк тәҗрибәләре турында фикер алышты.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары ассызыклаганча, уңышлы мисалларны башка төбәкләргә таратырга кирәк. Ул, шулай ук, тармакны җайга салу мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Андрей Назаров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төбәк беренчеләрдән булып БПЛАны эксплуатацияләү өлкәсендә эксперименталь хокукый режим булдырды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас