

Визит барышында ул урнашу шартларын тикшерде, шулай ук медицина персоналыннан авыруларның хәлен белде. Бүген медицина учреждениесендә 3 зыян күрүче бар. Барысына да квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә.
Андрей Назаров төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләрнең хәл-торышына даими мониторинг алып барырга, аларга күрсәтелүче дәвалауның сыйфатын тикшерергә, шулай ук гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтергә кушты.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, төбәк җитәкчелеге вәзгыятьне шәхси контрольдә тота.
Фото: pravitelstvorb.ru