

Яклар, шулай ук, Украина тирәсендәге вазгыять турында фикер алышты. Аерым алганда, Путин Төркиянең Истанбулда Русия белән Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр уздыруга ярдәм итүен «зур канәгатьлек белән» билгеләп үтте.
Моннан тыш, сәүдә-инвестицион элемтәләрне алга таба үстерүне дә кертеп, ике яклы көн тәртибендәге кайбер актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Ике илнең лидерлары шәхси элемтәләрне дәвам итү турында сүз куешты.
15 августта Алясканың Анкоридж шәһәрендәге Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп очрашты. Тар составтагы консультацияләр 2 сәгать 45 минут дәвам итте. Ике ил лидерларыннан тыш, аларда Русия ягыннан - чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков, Америка ягыннан дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Трампның махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнаштылар.
Матбугат конференциясендә Путин сөйләшүләрне «бай эчтәлекле һәм файдалы» дип атады, Трамп исә зур алгарыш булуын билгеләп үтте, әмма шул ук вакытта килешү төзелмәвен белдерде.
Фото: "Кремлин.ру"