+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 август 2025, 15:27

Радий Хәбиров исеменнән Хәрби дан музеена картина бүләк ителде

Картина «Русия. Донбасс. СВО» күргәзмәсенең экспонаты исәбенә керә. Бүген бу экспозиция Хәрби дан музеенда "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында ачылды.

Радий Хәбиров исеменнән Хәрби дан музеена картина бүләк ителдеРадий Хәбиров исеменнән Хәрби дан музеена картина бүләк ителде
Радий Хәбиров исеменнән Хәрби дан музеена картина бүләк ителде

Авторы - мотоукчылар полкы яугире Артур Хәсәнов. Ул үзенең эшен төбәк җитәкчесенә быел май аенда тапшырган. Картинаның сюжеты нигезендә ил чикләрен саклаган Башкортстан яугирләре чагылыш тапкан.

“Бик дулкынландыргыч һәм көчле картина. Без полотноны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрә алырлык урынга урнаштырачакбыз», — дигән иде Радий Фәрит улы һәм вәгъдәсен үтәгән.

Бүген тантаналы чара кунаклары бу картинаны карый алды.

Фото: "Армия мәдәнияте көннәре" форумы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас